Менделеевскида исерек машина йөптүчеләрне эләктерүне дәвам итәләр
ДАИ тәрәзәсе

Менделеевскида исерек машина йөптүчеләрне эләктерүне дәвам итәләр

Алкотектор «Юпитер» приборы белән тикшерү сулап чыгарган һавада спирт парлары булуын күрсәткән (продув 0,424 мг/л).

19 июль 23 сәгать 30 минутта Меделеевск шәһәре Химиклар урамы 4нче йорт янында, Алабугада яшәүче 1991елгы гражданин идарә иткән ВАЗ-21093 машинасы туктатыла. Анда алкогольдән исерү билгеләре сизелә һәм автомобиль йөртү хокукы булмый. Алкотектор «Юпитер» приборы белән тикшерү сулап чыгарган һавада 0,424 л/мг спирт парлары булуын күрсәтә.

Тәртип бозучыга карата РФ КоАПның 12.8 матдәсенең 3нче бүлеге буенча административ беркетмә төзелә. Автомобиль алынып Алабуга ЮХИДИ идарәсенең махсус стоянкасына саклауга тапшырыла, ә машина йөртүче эшне җәмәгать суды караганчы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча административ-кулга алу бүлеге камерасына урнаштырыла.
— Исегезгә төшерәм, исерек халәттә руль артына утыру факты турында безнең telegram каналга хәбәр итәргә була. Полиция хезмәткәрләренә ирешкән мәгълумат башка язылучылар өчен аноним булып кала, — дип хәбәр итә ЮХИДИ начальнигы полиция майоры Константин Алгуатов.


Нет комментариев