Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Менделеевскида төнлә белән җиңел машина янды

112 ашыгыч служба чакыруының бердәм номерына Химиклар урамының 6 нчы йорты янында машина януы турында хәбәр алынды.

Бу турыда Россия МЧС ГУ ТР буенча пресс-службасына сылтама белән «Татар-информ» МҮ яза.

4 нче янгын службасы часте хезмәткәрләре белдерүенчә, янгын 14 нче модельле «Лада»ның моторлы өлешен һәм багажникны чолгап ала. Бәхеткә, салон буш була, утның башка транспортларга күчү мөмкинлеге булмый. Янгын сүндерүчеләр берничә минутта утны сүндерәләр. Ялкын телләре 3 кв. метр мәйданда җиңел машинаның двигателен һәм багажнигын юкка чыгара. Янгын чыгуның сәбәбе электр үткәргеченең төзексезлеге дип якынча фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев