Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Менделеевскида юидчыларның «Куркынычсыз тәгәрмәч – 2020» район бәйгесе узды

3 һәм 7 нче мәктәпләрдә традицион «Куркынычсыз тәгәрмәч – 2020» район бәйгесе узды. Ул Җиңүнең – 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланды.

Конкурста шәһәр һәм районның егерме мәктәбеннән, тугыз яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 20 команда катнашты.

Бәйгедә катнашучыларны ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Руслан Харисов сәламләде һәм лаеклы җиңүләр теләде.

Шәхси зачетта бәйге программасы дүрт станциядә оештырылды: «Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр», «беренчел ярдәм күрсәтү нигезләрен белү», «тормыш куркынычсызлыгы нигезләре», «велосипедны фигуралы йөртү. Бишенче этапта командаларның «Юл хәрәкәте иминлеге өчен – бергәләп» иҗат бәйгесе булды.

– Мин яшь юл хәрәкәте инспекторы түгәрәгенә икенче ел йөрим. Юл йөрү кагыйдәләрен теләп өйрәнәм һәм алган белемне гамәлдә кулланырга тырышам, – дип фикерләрен белдерә Ижевка мәктәбе юидчысы Виталий Алекссев.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 4 мәктәп командасы җиңү яулады, аларга сертификат тапшырылды. Икенче урында – 7 мәктәп юидчылары (сертификат), өченчедә – Турай мәктәбе (сертификат). ЮИД отрядлары җитәкчеләре Лилия Гыйззәтуллина, Фотима Мирзоева, Рәмзия Зиннәтуллина балаларның уңышларыннан канәгать калдылар.

Номинацияләр буенча иң яхшылар дип табылдылар: «Юл йөрү хәрәкәтен иң яхшы белүче – Никита Назаров һәм Мария Радыгина (гимназия), «Беренче ярдәм күрсәтүдә иң яхшы белүче» – Адель Яраханов (Песәй) һәм Камилла Җиһаншина (Ижёвка). Велосипедны фигуралы йөртүдә Светлана Юдина һәм Мәликә Шәймәрдановага тиңнәр булмады (7 нче мәктәп).

Иҗади бәйгедә иң яхшылар – Рузаль Ишмуратов һәм Эмилия Хөрмәтуллина. (4 нче мәктәп).

Җиңүчеләр сентябрь аенда Яр Чаллыда узачак региональ бәйгедә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев