Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ДАИ тәрәзәсе

Юллар имин булсын

Яшьләр үзәгендә "Quiz time" дип исемләнгән интерактив-интеллектуаль уен узды.

2 нче мәктәп укучылары бу ярышта актив катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар.

Әлеге чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе ярдәмендә, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне искә алу көне кысаларында үткәрелде.

"Quiz team" интерактив-интеллектуаль уенында Менделеевск шәһәре мәгариф учреждениеләре командалары катнашты.

Уен башланыр алдыннан сәламләү сүзләре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлегенең дәүләт инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гасыймов Айрат Нургали улы, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ Менделеевск районындагы бүлек начальнигы Флюра Гыймаева чыгыш ясадылар.

"Quizteam" биш раундтан торды, аларда катнашучыларга сорауларга җавап бирергә, дөрес җавапны сайларга, видеоны анализларга, дөрес билгеләр куярга кирәк иде.

Фото 2 нче мәктәп архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев