Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Менделеевск районы Татар Тәкәшендә мәчет төзелә

Авылда яшәүче Флүрә Тимеркәева төзелеш турында сөйләде.

Менделеевск районы Татар Тәкәше авылында мәчет төзелеше бары. Яз көне генә нигез салынган Аллаһы йортының инде диварлары күтәрелгән түбәсе ябылган. Төзелеш авыл халкы һәм хәйриячеләр ярдәме белән бара. Авылда мәчет тарихы һәм яәа төзелеш турында «Менделеевск яңалыкларына» Флүрә ханым Тимеркәева язды.

«Бу җәйдә авылыбызда без дә мәчет төзергә уйладык. Янәшә тирә татар авылларының барысында да мәчет бар. Ни өчен без башка авыллардан калышырга тиеш?
Бабайларыбыз вакытында бездә дә булган бит ул мәчет.
Мин инде өлкән яшьтә булгач хәтерлим. Без башлангыч мәктәптә укыганда аның манарасы юк иде. Ул клуб вазифасын үтәде. Анда җыелышлар була иде. Без беренче концертларыбызны шул клубта үткәрә идек. Аннан соң колхозыбыз Сәйтәк белән кушылды. Безнең элекеге мәчетебезне сүтеп Сәйтәккә алып китеп, терлекчеләр йорты — ферма өе ясадылар. Без Сәйтәктә укыганда салкын көннәрдә шунда кереп җылынып чыга идек. 

Башта булдырып чыгарбызмы дип уйладык. Авылыбыз кечкенә, эшче куллар да әз бит. Картлар үлә, яшләр шәһәргә китә. Шулай да тәвәкәлләдек. Авылыбыз кешеләре бик актив һәм ярдәмчел булып чыктылар. Шимбә якшәмбе көннәрендә шәһәрдән яшьрәк кешеләр дә кайтып өмәләр оештырабыз. Хаты-кызлар бар осталыкларын туплап аш-су әзерлиләр, пироглар пешереп алып киләләр, Мәчет тирәсе бәйрәм төсен ала изге эштә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Мәчетебез төзелә, инде түбәсен ябасы бар. Мәчеткә бөтен авыл халкы булышты. Читтә яшәүче балалар, балаларның балалары да мәчеткә акча җибәрделәр. Тамчыдан күл җыела диләр. Халык ярдәме белән без дә мәчетле булабыз ахры.
Мәчеткә ярдәм иткән һәрбарчасына аллаһының рәхмәте яусын. Сәләмәт һәм шат яшәсеннәр» — ди ул хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев