Кара җимешле-чикләвекле десерт
Рецептлар

Кара җимешле-чикләвекле десерт

Бу десертны гадәттә кара җимеш эченә әстерхан чикләвеге тыгып ясыйлар.

Ә менә төше алынган кара җимешкә чикләвекне батырып кына куйган очракта, бу десерт матуррак, шуңа табынны да бизиячәк һәм чикләвеге "мине ал" дип кызыктырып торачак.

Десерт өчен: төше алынган кара җимеш, әстерхан чикләвеге, куертылган сөт.

Җимешләрне юарга, тастымалга куеп киптерергә. Аннары чикләвекләрне җимешкә батырып чыгарга һәм өстенә куертылган сөт салырга.

intertat.tatar


Нет комментариев