Авыл рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Көзге моңнар“
Песәй һәм Тойгуҗаның үзешчән артистлары яңа иҗат сезонына старт бирде. «Көзге моңнар» исемле конңерт Песәй мәдәният йортында булды. - Мин ун ел авыл чараларында катнашам, - ди Зоя Шәйхетдинова. - Бүген «Сандугач керде күңелгә» җырын башкарам. «Вокал» номинациясендә улым Руслан да чыгыш ясаячак. Гөлнар Ситдыйкова, Галиәхмәт Гатауллин, Тойгуҗадан Роберт Нәбиуллин,...
-
Туксан еллык буыннар элемтәсе
Татар Кокшанында яшәүче Фәгыймә Вәлиева 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина тәбрикләделәр, Россия Президентының исемле открыткасын, Валерий Чершинцевтан бүләк, чәчәкләр тапшырдылар. - Минем өлешкә бик күп сынаулар туры килде, - ди Фәгыймә Гыйләҗетдиновна. - Сугыш елларында колхозда эшләдем....
-
Йөзьяшәр имәнне көнләштереп
Песәй авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Әхмәтхан Миңнеханов 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Әхмәтхан Миңнехановичны истәлекле вакыйга белән район җитәкчесе Валерий Чершинцев котлады, авыр сугыш елларындагы каһарманлыгы, какшамас батырлыгы белән горурлануын белдерде, юбилярга Рәсәй Президентының исемле открыткасын һәм шәхсән үзеннән истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга район ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина,...
-
Ижёвкада республика программалары уңышлы тормышка ашырыла
Ижёвкалыларның муниципалитет һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр вәкилләре белән очрашуы бүләкләүдән башланды - "Ижминводы" санаторие коллективы (директоры Айдар Садыйков) Милли кухня көннәрен уңышлы үткәрүе өчен ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Җирлек башлыгы вазифаларын үтәүче Тимур Сабиров отчёт чорындагы эшчәнлек белән таныштырды. Ижёвкада республика программалары уңышлы тормышка ашырыла....
-
Ижёвкалыларның өйләренә күптән көтелгән су килде
Ижевка авылында район җитәкчесе Валерий Чершинцев, җирлек башкарма комитеты һәм предприятиеләр йогынтысында халыкны су белән тәэмин итү буенча күптәнге проблема чишелде. Моңарчы завод поселогы дип аталучы районда яшәүчеләр су белән "Шифалы су" заводы суүткәргеченең иске тармагыннан тәэмин ителделәр. 1 апрельдән, предприятиенең банкротлыгы белән, су бирүне туктату турында хәбәр килде. Проблеманы...
-
Менделеевск сыер савучысы республика буенча икенче урында
"Кама" колхозы" ҖЧҖ сыер савучысы Венера Гыйльметдинова "Авыл яшьләре" IX җәйге спорт уеннарында өч төрле ярыш буенча "көмеш" призер булды. Ярышлар Мамадыш районында узды, анда республиканың 40 районыннан мең ярымнан артык авыл хуҗалыгы җитештерүе хезмәткәре җыелды. Программага 16 төрле спорт уены кертелде. Сыер савучылар өч төр буенча ярышты: җиңел атлетика,...
-
Киресенчә көн, “Ералаш” һәм мультфильмнар
Ижевка мәктәп яны лагерында «Киресенчә көн» чарасы узды. Балалар бик теләп шаян бәйгеләрдә катнаштылар, бер-берсенә исемнәрен кирегә әйтеп эндәштеләр, хәтта киемнәрен дә алдын артка киеп йөрделәр. «Киресенчә көн» «Ижминводы» санаториеның балалар һәм күзәтү мәйданчыгына бару, "Ералаш" һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.
-
Бәзәкәлеләр салам тәҗрибәсе үткәрә
Бәзәкәле Әхмәстиновлар бәрәңгене яңа технология буенча үстерәләр - җирдә түгел, саламда. Чаллы-Әгерҗе трассасының Бәзәкә участогын узганда, ирексездән "алтын" саламлы бәрәңге бакчасына игътибарны юнәлтәсең. Бәрәңгене еш кына "икенче икмәк" дип атыйлар һәм бу дөрес тә. Материаль һәм физик чыгымнар шактый булуга карамастан, әлеге авыл хуҗалыгы культурасының кереме аз. Камил белән Лилия...
-
Тихоновода авыл бәйрәменә һава торышы комачауламады
Һава торышы начараюга карамастан, Тихоновода авыл бәйрәме үткәрелде. Традиция буенча ул изгеләндерүче Тихон Амафунский көнендә билгеләп үтелә, аның хөрмәтенә 1862 елда авыл Тихоново дип аталган. - Тихоново храмында престол бәйрәме иртәнге сигездә гыйбадәт белән башланды. Чарага Түбән Камадан музыка училищесы студентлары - җырчылар төркеме белән Алексей атакай килде, - дип...
-
Ананың горурлыгы – җиде баласы
Турай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучының толы Зөләйха Әхмәрова 90 яшен билгеләде. Ветеранны истәлекле дата белән район җитәкчесе исеменнән аның урынбасары Ләйсән Галеева котлады, бүләк, РФ Президентының исемле открыткасын тапшырды. Сугыш елларында Зөләйха туган колхозында эшли. Аның кебек кызлар өлешенә бик күп сынаулар туры килә: ачлык, ялангачлык, авыр хезмәттән...
-
Булачак уңыш бүгеннән башлана
"Алтын башак" ҖЧҖ хезмәткәрләре районда беренчеләрдән булып язгы чәчүне төгәлләде. Чәчү алдынгылары Май - яз таҗы, игенчеләрне җылы көннәр белән куандыра. Менә, вакытында һәм ашыкмый гына куанычлы яңгыр да явып үтте, туфракны дымга баетты. Хуҗалыкта барлык агротехник чаралар вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылган, эш визиты белән булып, без моңа инандык....
-
Ватанның геройлары бихисап
Алар Бондюг авылында да бар. Сугыш елларында 95 ир-егет фронтка киткән, шуларның 49ы яу кырында мәңгелеккә башларын салган. Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан биредә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачылды. Бондюглылар озак еллар якташларының данлы исемнәре белән истәлек тактасы булдыру турында хыялландылар. Елъязма белән сугышта катнашкан гвардия өлкән сержанты Михаил Алексеевич...
-
Гаилә кыйммәтләре: сакларга һәм арттырырга
Ижёвка мәдәният йортында II милли гаилә кыйммәтләре фестивале узды. - Мондый чара оештыру идеясе узган ел туды, - дип сөйли мәдәният йорты директоры Алла Затирко. - Ижёвка - күпмилләтле авыл, бәйрәмне Гаилә көнендә үткәрергә карар кылдык. Ә быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышладык. Залның алкышлавы астында сәхнәгә Җиһангәрәевләр, Державиннар, Гыйльфановлар,...
-
Фермер – җирнең чын хуҗасы
Менделеевск районында 42 фермерлык һәм 2,5 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык гамәлдә. 2014 елда алар 81 миллион сумлык (2013 елда - 75 млн. сум) продукция сатты, үсеш 108 процент тәшкил итә. Татарстан лидеры стратегиясе белән бизнесны үстерү өчен ышанычлы гарантия тәэмин ителә. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдына кече һәм урта бизнесны...
-
Күкрәктә – медаль, күзләрдә – яшь
Иске Гришкин җирлегеннән 12 тыл хезмәтчәне "1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләре алды. Район җитәкчесе Валерий Чершинцев лаеклы бүләкләрне тапшырганда, күпләрнең күзләрендә яшь иде. - Тылдан башка Җиңү булмас иде, - диде Валерий Сергеевич, ветераннарга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп. Тыл хезмәтчәннәрен шулай ук ветераннар Советы рәисе...