Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ә сез беләсезме?

Ижёвка мәдәният йортында «Тере борынгылык» музей почмагы эшли

Монда авыл халкының һәр предметны куллары һәм җаннары белән тоярга үзенчәлекле мөмкинлекләре бар.

Монда экспонатларны карап, үзеңә кызыклы әйберләр табып бик озак йөрергә була. Көнкүреш кирәк яраклары: табак-савыт, борынгы үтүкләр, кабалар, кер юу такталары бар. Телефоннар, грамофоннар, телевизорлар, совет заманы сәгатьләре яныннан да тыныч күңел белән үтеп китеп булмый. Уенчыклар күз явын ала: гади һәм аумас курчаклар, пирамидалар. Ижёвка музей почмагында сандыклар коллекциясе бар, алар барысы 14 һәм һәркайсы үзенчәлекле.

Килүчеләрнең тавышлы уен коралларында уйнап карау мөмкинлекләре бар: трещетка, бубен, агач кашыклар. Коллекциядә шулай ук аккардеон, баян, балалайка һәм гөслә тәкъдим ителгән.

Музей почмагыгың яңаруына авыл халкы да зур көч куя.


"Нина Сергееваның кызы элек сату эше алып бара иде. Пандемия вакытында кибетләрен ябарга мәҗбүр булды, кеше буендагы манекеннары калды. Без аларны яңартырга булдык. Ольга Пашинина яхшы итеп тегә белә һәм чүәкләрдән курчаклар ясый. Аның ярдәме белән манекеннарга йөз һәм куллар ясадык. Милли киемнәрен үзебез тектек. Сюжетлы композиция уйлап таптык: төрле милләт кешеләре бер табын артында утырып, самавырдан сушки белән чәй эчәләр. Безнең импровизацияләнгән йортта руслар, татарлар,башкортлар, удмуртлар һәм марилар дус һәм тату яшиләр", – ди В. Пономарёва.  


Бу елны Ижёвка мәдәният йорты унъеллыгын билгели. Коллективка уңышлар, илһам чишмәләренең сулыкмавын, музей почмагы фондының тулыланып торун телик. Һичшиксез «Тере борынгылык» ки килегез һәм үзегез өчен моңарчы белмәгән фактлар ачыгыз, тарихи сәяхәт кылыгыз. 

Музей турында тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев