Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ә сез беләсезме?

Кем ул - Пётр Ушков

Әлеге данлыклы фамилияне ишетмәгән кеше сирәктер. Ә шулай да, сез белә идегезме?

Россияда иң беренче булып Урал рудаларыннан(колчедан) күкерт кислотасы җитештерүче һәм шул ук вакытта иң борынгы заводка нигез салучы була Пётр Капитонович Ушков. Бу икенче завод Бондюкта, Алабугадан 30 чакырым ераклыкта, Чулман елгасы буенда салына. Сәнәгать эшлеклесе һәм рус химия сәнәгате пионеры – Кокшан авылында 1850нче елда, үз вакытында бары Англиядә генә җитештерелүче, калий хромпигы ясаучы заводка нигез салган Капитон Ушковның улы була. 

Пётр Капитонович Тын Тау авылында дөньяга килә. Тирәннән химия заводы эшчәнлеген исә ил буйлап һәм Англия белән Германиягә сәяхәте вакытында өйрәнә. Ә Дмитрий Менделеев, Пётр Рубцов, Зайцев, Канонников, Cl. Winkler, Hasenklewer кебек олуг химик-галимнәр белән аралашу аның өчен һичшиксез зур әһәмияткә ия була. 

Ушковның эшчәнлеге чыннан таң калдыра. 1883 елда идарәсе Мәскәүдә урнашкан «П. К. Ушкова и К° химия заводлары иптәшлеге» ясала. Ун елдан, Чикагода узган бөтендөнья күргәзмәсендә катнашканда, заводларда меңьярым кеше эшләсә, соңрак бу сан ике меңгә җитә. Иптәшлекнең үз флоты әзер продукцияне илнең төрле шәһәрләренә җиткерә. Казан, Вятка, Самара губерниялщрендщге химия заводларныннан тыш, Ушковлар фирмасына Сембер губерниясендәге акбур һәм Вятка губерниясендәге чүлмәк заводлары да керә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев