Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ә сез беләсезме?

Менделеевлылар рәсемнең яңа стилен — нейрографиканы үзләштерделәр

Нейрографика тормышны үзгәртә аламы? Аның нәрсәне аңлатуын һәм рәсемнең уңыш һәм бәхеткә ничек юл ачуы турында сөйлибез.

Арт-терапия җанны тынычландыра
Стрессны бетерү, үзеңне аңларга өйрәнү, ярату аша үзара мөнәсәбәтләрне тәртипкә салу — һәм боларның барысы да рәсем ярдәме белән — бу мөмкин хәлме? Әлбәттә, мөмкин. Моны Гөлнара Гудовская йогынтысында Эшлекле үзәк базасында оештырылган иҗади мастер-класста катнашучылар үзләренең мисалында тикшерделәр.

Эш көненнән соң рәсем ясарга карар кылучыларны, нейрографика буенча белгеч Гөлнара Бикбулатова каршы алды.

«Нейрографика теле бик гади: сызыклар, сыннар (фигуралар) һәм төсләр. Бу алым белән теләсә кем, ничә яшьтә булуына карамастан, рәсем ясый ала. Рәсем үзе абстракт яисә чын булып тоелырга мөмкин — соңгы нәтиҗә өчен стиль түгел, шөгыльләр вакытында барлыкка килгән хис-тойгыларыгыз мөһим. Тәэсирләр һәм уй-фикерләрегезне тоярга кирәк», — дип билгеләде Г.Бикбулатова.

 

Позитив энергия белән эчке конфликтны бетерү

Нейрографика өчен А4 форматында кәгазь бите, төсле каләмнәр һәм маркерлар таләп ителде. Махсус алгоритм буенча рәсем ясау ярдәмендә, мөлаем кызлар һәм ханымнар үзләренең уйларын һәм хисләрен, нейрографик сызыклар һәм фигуралар төрендә (түгәрәк, квадрат, өчпочмак) кәгазь битенә төшерделәр, ассоциацияләрен яздылар. Рәсемдәге очлы почмаклар һәм сызыклар киселеше эчке конфликтларның барлыгын белдерә. Алардан котылу өчен, рәсемдә булган барлык очлы почмакларны түгәрәкләргә кирәк. Аннан соң рәсемдәге кайбер участоклар маркерлар яисә төсле каләмнәр белән бизәү ярдәмендә бердәм фигурага берләштерелде.

Гөлнара Бикбулатова фикеренчә, мондый иҗат эшчәнлеге позитив энергияне иреккә чыгара, биремне үтәргә сәләтле итә.

«Куллар рәсем ясаганда күзләребез күрә һәм без турыдан-туры нейрон челтәр белән эшлибез. Сезнең бурыч һәрбер почмакны тигезләү. Шулай итеп сез башта үз проблемагызның проекциясен ясыйсыз, ә соңрак, махсус техника ярдәмендә, почмакларны шомартып, эчке проблемагызны чишәсез һәм ул сезгә куркыныч тудырмаячак», — дип хәбәр итә Г. Бикбулатова.

Мастер-класста катнашучыларның рәсемнәре сокландыргыч, һәр эш үзенчәлекле булуы белән аерылып торды.
 

Белү кызыклы

  • Нейрографика — рәсем ярдәме белән күңелнең иң тирән почмагында сакланган хисләр белән нәтиҗәле эшләү.
  • Бу алымның авторы психологик фәннәр докторы, профессор Павел Михайлович Пискарев. Нейрографика нигезендә психология, нейрофизиология һәм башка фәннәр өлкәсендәге тикшерүләр ята.
  • Нейрографика Россиядә генә түгел, чит илләрнең күбесендә популяр санала — Австриядә, Германиядә, Франциядә. Һәм бу алым яшь әле, ул 2014 елда гына барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев