Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ә сез беләсезме?

Республикада аномаль салкыннар хөкем сөрә

Синоптиклар сүзләренчә, декабрь башы өчен бу экстремаль түбән температура

Термометр баганалары төнге сәгатьләрдә минус 39 градуска кадәр төшә. Синоптиклар сүзләренчә, декабрь башы өчен бу экстремаль түбән температура.
Һава торышы кискен үзгәрә. Явым-төшемнәр алып килүче циклон көнчыгышка китте, ә безгә арктик агым килде. Салкыннар - шуның нәтиҗәсе.

Бу көннәрдә температура нормадан ун градуска түбәнрәк булыр дип көтелә: көндез районда минус 23 градус булса, төнлә – минус 30. Декабрь өчен бу бик салкын һава торышы, гадәттә бу айның уртача тәүлеклек температурасы минус сигез градус була.


Билгеле булганча, температураның кискен алышынуы сәламәтлеккә, бигрәк тә метеобәйле кешеләргә тискәре йогынты ясый. Һава торышы аномалияләре булган көннәрдә гипертония, йөрәк-кан тамырлары белән бәйле авырулар, бронхиаль астма, неврологик авырулар белән иза чигүче кешеләр медицина ярдәме сорап табибка мөрәҗәгать итәләр.


Гипертониклар һәм йөрәк чирлеләрдән тыш, хәвеф-хәтәр (риск) төркемендә шулай ук терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган, берәр әгъзасы сынган һәм имгәнгән кешеләр дә бар, алар да һава торышының кискен үзгәрүен тоялар, чөнки тәннең хәлсез урыннары үзен сиздерә. Метеобәйле кешеләргә табибларның киңәшләре гади: алкогольдән тыелу һәм тәмәке тартудан баш тарту, ким дигәндә һава торышы капризлары булган көннәрдә, артык ашамау, кофены артык кулланмау, туйганчы йоклау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев