Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ә сез беләсезме?

Россиялеләргә якыннарынның исемнәрен телефонга ничек язарга ярамаганын аңлаттылар

Якыннарны «мама», «папа», «брат» яки «сестра» дип күрсәтергә ярамый.

Якыннарның исемен, беренче карашка, бер ничек тә кулланып булмый сыман, әмма мошенниклар монан да файдалана ала икән. РИА Новости хәбәр итүенчә, гаилә әгъзаларын телефонда «мама», «папа», «брат» яки «сестра» дип күрсәтергә ярамый. Gem4me платформасының маркетинг директоры Ольга Бобровская мошенниклар әлеге исемнәр аша якыннарыгызның номеры белән мошенниклык схемасын гамәлгә ашыра ала.


Ул «Прайм» агентлыгына мондый контактлар социаль инженерлык ысулларында еш кулланылуын сөйләгән. Мошенниклар номерларны кулга төшергәч, абонентның әти-әнисенә яки туганнарына шалтырата һәм аларның туганнары белән бәхетсезлек очрагы булганын хәбәр итә ала.

Җинаятьчеләр кармагына эләкмәс өчен контактларыгызны атаганда билгеле исемнәк кулланмаска киңәш итте белгеч.

Бәхетсезлеккә юлыккан очракта, бу хакта якын кешеләргә хәбәр итү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк, дип өстәде Боборовская. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев