Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ә сез беләсезме?

Тихоново җирлегенедә «Рус ызбасы» музее эшли

Коллекциядә 500дән артык экспонат бар.

«Рус ызбасы» китапханә каршында гамәлдә. Әйдәп баручы китапханәче Надежда Медведева экскурсия үткәрә.

«Авыл китапханәсенә халыкны җәлеп итү максатыннан 2010 елда музей булдыру идеясе туды. Бу турыда салалылар белән сөйләштем һәм алар уңай җавап бирделәр: әйберләрне кайберләре үзләре алып килделәр, икенчеләренә йортлар буйлап үзем йөрдем. Хәзерге вакытта музейда 500дән артык экспонат», — дип сөйли Надежда Медведева.

200, 100 һәм 50 мең сумлык грантлар отуыбыз файдага булган: телевизор һәм төсле принтер юнәткәннәр, шкафларны яңартканнар.
Музейда мич, сандыклар, үрелгән кәрзиннәр, борыгы йорт кирәк-яраклары, чабаталар, Ленин бюсты һәм башкалар бар.

Музей каршында «Завалинка» төркеме оештырылган.

«Авыл халкының яшәешен ямьләндерәбез. Төркемдәгеләр җырлыйлар да, бииләр дә. Өлкәннәр көненә клубта чыгыш ясарга планлаштырабыз», — дип хәбәр итә Н. Медведева.

Н.Медведева сүзләренчә, йорт иясе гаиләдәге иминлекне саклаган, барлык хуҗалык эшләрен башкарган. / Анжела Малюга фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев