Кәрим – димәк рәхимле
Вакыйга

Кәрим – димәк рәхимле

ЗАГС бүлегендә Рәмилә һәм Илдар Сәлиевларның тормышында мөһим вакыйга – улларына тантаналы төстә исем кушу булды.

Сабый дөньяга 22 июньдә аваз салды. Әти-әнисе аңа рәхимле, киң күңелле мәгънәсенә ия Кәрим исемен сайлады.

− Дөрес сайланган исем кешегә тормышында югарылыкларга ирешергә ярдәм итә, − дип билгели Илдар Сәлиев. – Безнең улыбыз да шундый булыр дип ышанабыз.

− Ә без, үз чиратыбызда, Кәримне лаеклы тәрбияләүгә бар көчебезне куячакбыз, − дип өсти сабыйның әнисе.

Исем кушу йоласын районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев башкарды. Гаиләне шатлыклы вакыйга белән котларга туганнары, дуслары җыелды.

− Мондый форматта бала тууны теркәү Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме кысаларында беренче тапкыр узды, −ди ЗАГС бүлеге мөдире Татьяна Алексеева. – Башка менделеевлыларның да мондый үрнәктә тантана үткәрү мөмкинлеге бар. Без ярдәм итәчәкбез.


Нет комментариев