Лаеклы алмаш
Казанда Татарстан Республикасы Росхимпрофсоюз оешмасының XI яшьләр форумы булды. Анда республиканың 13 предприятиесеннән 65 яшь профсоюз әгъзасы җыелды. Чараны ачуда Росхимпрофсоюз рәисе урынбасары Марат Гафаров, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, КНИТУ-КХТИ проректорының тәрбия һәм социаль эш буенча урынбасары Людмила Әбүталыйпова катнаштылар. Форум программасы вакыйгаларга бай булды. Беренче көнне...
Казанда Татарстан Республикасы Росхимпрофсоюз оешмасының XI яшьләр форумы булды.
Анда республиканың 13 предприятиесеннән 65 яшь профсоюз әгъзасы җыелды. Чараны ачуда Росхимпрофсоюз рәисе урынбасары Марат Гафаров, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, КНИТУ-КХТИ проректорының тәрбия һәм социаль эш буенча урынбасары Людмила Әбүталыйпова катнаштылар.
Форум программасы вакыйгаларга бай булды. Беренче көнне "Заманча сәяси һәм икътисадый системаларда Россиянең урыны" һәм "Заманча Россиядә яшьләр" темаларына лекцияләр тәкъдим ителде. Икенче көн тулысынча команда оештыруга уеннарга, конфликтлар белән идарә итүгә теоретик һәм пратик белемнәр алуга багышланды.
Озак еллар дәвамында яшьләр форумы кысаларында хезмәт закончалыгын, профсоюз уставын, химияне, шулай ук мәдәният, сәнгать темасына сорауларны белүгә "Брейн-ринг" интеллектуаль уены иң яраткан чара булып тора. Форумның ахыргы көнендә командалар әлеге уенда көч сынаштылар. "Л.Я.Карпов ис. химзавод" АҖ вәкилләре, "Татхимфармпрепараты" командасын отып, бронза призёрлар булдылар. Команда җиңүенә профком рәисе урынбасары Ольга Миңнәхмәтова, стандартлаштыру һәм сыйфатны тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы инженеры Светлана Хәлиуллина, автотранспорт цехы начальнигы урынбасары Дмитрий Зазулюк, сульфит тозлары җитештерү цехы слесарь-ремонтчысы Марат Абдуев зур өлеш керттеләр.
"Брейн-ринг"та җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, калган командалар "Актив катнашучы" дипломнары алдылар.
− Без көндәшләребезгә караганда азрак составта чыгыш ясап, заводны лаеклы тәкъдим итә алдык. Хезмәт закончалыгын яхшы белүебезне, гомуми эрудицияле булуыбызны дәлилләдек, − диде Ольга Миңнәхмәтова.
Химзавод коллективы яшь кадрлар белән горурлана, без дә аларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев