Менделеевлылар республика Питрауында
Сәйтәктән “Карендәшләр” керәшен җыруы ансамбле һәм Иске Гришкинның “Бигәш” халык фольклор ансамбле Мамадыш районының Җөри авылында республика күләмендә уздырылган Питрау бәйрәмендә катнаштылар.
Иҗат төркемнәре “Питрау түгәрәк уены” керәшен сәнгате фестиваль бәйгесендә лауреат исеменә һәм кубокка лаек булдылар.Сәйтәк авылы кызы Олеся Михеева “Керәшен чибәре” бәйгесендә “Иң яхшы биюче”, Иске Гришкиннан Анжелика Комарова “Милли киемнәрне иң яхшы белүче” номинацияләрендә җиңү яуладылар. Коллективлар халык хозурына “Тойма буе керәшеннәре” дип исемләнгән керәшен җорты күренешен тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев