Менделеевск районы мәктәпләрендә беренчы кыңгырау чыңы яңгырады
361 укучы тәүге тапкыр белем иленә аяк басты.
Мәгариф учреждениеләрендә Белем көненә багышланган линейкалар гөрләде.
Гимназия ремонтланган азык блогы һәм спорт залы белән балаларга үз ишекләрен ачты. Агымдагы елда биредә 27 беренче сыйныф укучысы укыячак, тугызынчыда – 19, унберенчедә – 11.
1 нче мәктәптә исә парта артына 106 беренче сыйныф укучысы утырды. Район җитәкчелеге исеменнән педагогик составны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева котлады.
"Хөрмәтле укучылар, белем иленә сәяхәт мавыктыргыч булсын, «4» һәм «5» легә генә укыгыз", - диде ул.
Беренче сыйныфлар шигырьләр сөйләделәр, ә учреждениенең вокал-инструменталь ансамбле мәктәп чоры турында танылган хитлар башкардылар.
Әлеге көн әниләр өчен бигрәк тә дулкынландыргыч.
"Кызларым икәү һәм өлкәне Милена 3 нче мәктәптә беренче сыйныфка барды. Бәйрәм формасы ике атна алдан әзер иде. Барысына да сәламәтлек, яхшы укуларын телим", – диде әнисе Инзилә Хәбирова.
7 мәктәптә җыелганнарны белән мәктәп директоры Ринат Зәкиев, Мәгариф идарәсе вәкиле Фәнүзә Яковлева, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилёва, прокурор ярдәмчесе Елена Лукина һәм “Альфа“ ТИС рәисе Светлана Гурченко котладылар, уңышлар һәм сәламәтлек теләделәр. Чараның бизәге беренче сыйныфларның музыкаль чыгышлары булды, 12 бала бар яклап та тәртипле булырга ышандырдылар.
300дән артык укучы 4 нче мәктәп бусагасын атлап керде. Беренче кыңгырауны яңгыратканнан соң балалар кабат парталар артына ашыктылар. Укулар башлану белән аларны директор Луиза Хәбибуллина котлады. Аның матур теләкләренә Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова, районның почётлы гражданины Рафаэль Сабитов һәм «Карповчы» ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова, педагогик хезмәт ветераны, шәһәрнең мактаулы гражданины Любовь Сорокина кушылдылар.
Белем көне белән 3 нче мәктәп укучыларын район башлыгының икътисад, ТОСЭР һәм эшмәкәрлек буенча урынбасары Ленар Әхмәтов, «Аммоний» АҖ социаль үсеш бюросы начальнигы Рәйхан Сабирҗанов, «Химик» ТИС рәисе Әлфия Талыйпова, мәктәп директоры Евгений Ямщиков һәм башкалар котладылар.
– Яңа уку елы башлану зур бәйрәм, сез белем иленә аяк басасыз. Мәктәп заманча булачак, яңа җиһазлар урнаштырылачак. Узган елда профильле сыйныфлар барлыкка килде, хәзер без мәктәпнең материаль-техник базасын ныгытабыз. Сезнең өчен уңай шартлар булдырабыз, ә сез, яшь буын – безнең киләчәгебез, – диде Р. Сабирҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев