Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Һәрвакыт сакта

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан полициянең утырышлар залында тантаналы чара узды.

Ул “Шаян” халык иҗаты атказанган коллективының музыкаль композициясе белән башланды.

Район башлыгы исеменнән урынбасары Ләйсән Галеева җыелганнарны сәламләп, шәхси составны һөнәрилекләре һәм эшләренә тугры булулары, ЭЭМ ветераннарына – яшь кадрларны тәрбияләүдә ярдәмнәре, ә гаиләләрне – сабырлыклары, көтә белүләре һәм яратулары өчен рәхмәт белдерде.

Фидакарь хезмәтләре, вазифаи бурычларын намуслы үтәүләре һәм оператив-служба эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен Ләйсән Камилевна полиция участковые лейтенант Олег Трофимовка, җинаятьләрне эзләү бүлегенең опервәкиле, полициянең кече лейтенанты Илназ Гәрәевка, полициянең өлкән сержантлары Андрей Захаровка һәм Сергей Мамонтовка, полиция сержанты Кирилл Муравьёвка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды, коллективка телевизор бүләк итте.

Россия ЭЭМ район бүлеге начальнигы Айбулат Юнысов шәхси состав хезмәткәрләре хокук тәртибен тәэмин итүдәге көндәлек бурычларны чишүдә уңышлы эшләүләрен, бүлеккә район башлыгы Валерий Чершинцевның ярдәме зур булуын билгеләде.

Бу көнне 13 полицейский төрле дәрәҗәдәге “Хезмәттә аерылып торулары өчен” медальләре белән бүләкләнде.

Эчке гаскәрләрнең Мактау грамотасына ЭЭМның район бүлеге ветераннар Советы рәисе полиция майоры Татьяна Калашник лаек булды.

“ТР буенча ЭЭМ почётлы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән эчке служба подполковнигы штаб начальнигы Василий Симков бүләкләнде, шулай ук “ТР буенча ЭЭМда яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгесе белән – полиция майоры оператив кизү торучы Евгений Карманов, кыйммәтле бүләк белән – эчке служба майоры Энҗе Мусина.

Тантананы шаянлылар чыгышлары, Айсылу Касыймова, Ксения Дунаева, Марина Комарова, Шамил Шәймәрдаәнов, Виктор Никифоров башкаруында җырлар бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев