Сугым цехы ачылды
2016 елда Тихоново җирлегендәге дуңгыз комплексы базасында Р.Габдрахмановның фермерлык хуҗалыгы эшли башлады.
Шәхси эшмәкәр Рафаил Габдрахманов шулай ук дуңгызчылык юнәлешен сайлады. Инде бер елдан 124 тонна дуңгыз ите җитештерелде, акчалата керем 26145 мең сум тәшкил итте. Бүгенге көндә комплекста 850 баш дуңгыз асрала һәм сугым цехы булдыру ихтыяҗы барлыкка килде. Һәм менә ул куллануга тапшырылды. Цех заманча җиһазланган, процесслар механикалаштырылган. Эшкәртелгән түшкәләр өчен суыту камералары каралган. Иркен бинада төрле агрегатлар урнаштырылган. Аларның беренчесендә беренчел эшкәртү процессы башкарылса, соңгысында келәймәләү һәм түшкәләрне үлчәү оештырыла. Сугымга дигән хайваннар сәламәт, симез булырга, гамәлдәге стандартларга һәм техник шартларга җавап бирергә тиеш. Моны ветеринария службасы белгече контрольдә тота.
Цехның эш принципы белән район башлыгы Валерий Чершинцев танышты, ул проектка югары бәя бирде, яңа производство өстәмә эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк, ит республикадан читтә дә сатылачак дип билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев