“Светофорның каникулы юк” – Менделеевскида шундый чара узды
Көн салкын булуга карамастан, Балаларны яклау көнендә “Өмет яры” социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре саф һавада район күләмендә шундый исемле исемле акция үткәрделәр.
Анда районның ЮХИДИ бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет идарәсе бүлекчәсе начальниклары Игорь Башаров һәм Флюра Гыймаева катнаштылар.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Фаина Козырева җыелганнарны бәйрәм белән котлады, кызлар һәм малайларга бәхетле балачак, хыялларының тормышка ашуын, юлда йөргәндә исән-имин булуларын теләде.
Чараның төп геройлары “Күңелле светофор” һәм “Инспектор” балаларны юл йөрү кагыйдәләрен белүгә юнәлдерелгән кызыклы бәйгеләр һәм хәрәкәтле уеннарга җәлеп иттеләр. Бәйрәм мизгелләрен “Шаян” ансамбле, “Ля-ля-фа” вокал студиясе һәм Балалар сәнгать мәктәбе солистлары чыгышы бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев