ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Менделеевскида булды.
Альберт Кәримов район башлыгы Валерий Чершинцев белән бергә “Аммоний” АҖ директорлар Советы утырышында һәм Татарстан республикасында сыекландырылган табигый газ куллану буенча киңәшмәдә катнашты.
“Аммоний” Акционерлык Җәмгыяте республика өчен социаль һәм икътисадый яктан мөһимнәрдән санала. Предприятие көндәшлек секторында эшли, анда уенчылар күп һәм ул Россияның иң яхшы һәм эре компанияләре арасында үз позицияләрен тота ала.
2017 елның эш йомгаклары буенча предприятие үсешнең уңай динамикасын күрсәтте.
Чарада Альберт Кәримов озак еллар нәтиҗәле хезмәте, төзелешкә һәм җитештерүне оештыруга лаеклы өлеш кертүе өчен ТР Министрлар кабинеты исеменнән Сергей Шевченкога рәхмәт белдерде һәм предприятиенең яңа генераль директоры – Тимур Алиевны тәкъдим итте, элек генераль директор урынбасары вазифасын биләүче – “Аммоний” АҖ Казан вәкиллеге директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев