11-12 яшьлек кызлар арасында волейбол буенча Ачык турнир узды
Спорт

11-12 яшьлек кызлар арасында волейбол буенча Ачык турнир узды

Киров өлкәсенең Уржум шәһәрендә, Советлар Союзы Герое Лавр Иванович Рокин истәлегенә, 2008-2009 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелде.

Анда катнашучы «Батыр» спорт мәктәбе командасы, киеренке көрәштә Киров шәһәре җыелмасына оттырып, 2 нче урынны яулады. «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Виолетта Узлова билгеләнде.

Җиңүчеләр истәлекле призлар, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев