«Айсберг» флагы 1582 метр биеклектә
Менделеевскиның «Айсберг» спорт мәктәбе флагы Иремель тавының түбәсендә булды.
«Айсберг» СШ инструктор-методистлары Юлия Матвеева һәм Нәсимә Латыйпова борынгыдан изге һәм көч урыны дип саналган Иремель тавына менеп чыктылар. Өмет итәбез, бу тылсымлы урында булып, «Айсберг» флагы якындагы хоккей сезонында безнең командаларыбызга уңышлар һәм җиңүләр китерер.
Белешмә
Иремель – риваятьләр һәм легендалар йөргән иң матур һәм серле тау, шулай ук Көньяк Уралның биеклеге буенча икенче түбәсе. Олы Иремель тавының түбәсе диңгез өсте биеклегеннән 1582,3 метрга җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев