Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Спорт

«Аммоний» җыелма командасы футзал буенча көмеш медаль яулады

Байлар Сабасында кече шәһәрләр һәм районнар арасында футзал буенча ел саен үткәрелә торган Татарстан кубогы оештырылды.

Чемпионатта 22 команда катнашты, алар арасында безнең егетләр дә бар иде.

Тәүге этапта коллектив өч җиңүгә иреште, бер уенда гына уңыш елмаймый калды. Үз төркемендә икенче урынны алып, Менделеевск вәкилләре чирекфиналга чыкты һәм анда Мамадышның «Олимп» командасын җиңде.

Ярымфинал «Аммоний» файдасына 5:2 исәбе белән тәмамланды.
Хәлиткеч уенда көндәшләр Саба районы җыелма командасы иде.

Безнең спортчылар җиңүгә бик якын булды – очрашу 3:4 исәбе белән көндәшләр файдасына төгәлләнде. Җыелма команданың иң яхшы уенчысы дип 12 гол керткән Евгений Никишин танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев