Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бокс буенча Идел буе Федераль төбәге Беренчелеге узды

23-27 мартта Мордовиянең Саранск шәһәрендә 13-14 яшьлек үсмерләр арасында бокс буенча Идел буе Федераль төбәге беренчелеге узды.

Татарстан республикасы җыелма команды составындагы ярышларда «Батыр» спорт мәктәбенең тренер Марсель Шәфыйков җитәкчелегендәге тәрбияләнүчесе Илһам Хәсәнҗанов та бар иде.

Олег Маскаев исемендәге ярышлар дүрт көн дәвамында барды. 16 яшь категориясендәге медальләр өчен 14 субъекттан 180 боксчы бар көчен куйды. Анда Мордовия башлыгы вазифасын башкаручы Артём Здунов һәм танылган спортчылар катнашты: WBA һәм IBF версиясе, беренче авырлык категориясе буенча дөнья чемпионы Денис Лебедев, олимпия чемпионы Гайдарбек Гайдарбеков, дөнья һәм Европа чемпионнары — Василий Шишов һәм Альберт Селимов, Россия боксы Федерациясе рәисе урынбасары, халыкара класс мастеры Әхмәдхан Адилов.

Сугыш йомгаклары буенча, финалдагы киеренке көрәштә Илһам Саратов боксчысына оттырды, нәтиҗәдә көмеш медаль яулады.

«Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Илһам Хәсәнҗановны һәм аның тренерын котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев