ГТО нормаларын тапшырырга шәһәрдә махсус мәйданчык барлыкка килде
Спорт

ГТО нормаларын тапшырырга шәһәрдә махсус мәйданчык барлыкка килде

Ул «Спорт – тормыш нормасы» һәм «Демография» федераль һәм милли проектлар кысаларында төзелде.

Имгәнүләр булмасын өчен резиналы каплама белән 350 кв.метрлы яңа мәйданчыкта 27 төрле элемент һәм тренажерлар урнаштырылган. Тантаналы ачу 5 ноябрьдә булды.

Җыелганнарга котлау сүзләре белән район башлыгы Валерий Чершинцев мөрәҗәгать итте һәм менделеевлыларның спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә күпләп тартылуын билгеләде.

– Районда спорт белән шөгыльләнергә барлык шартлар да тудырылган, – ди җавап сүзендә Рәшидә Петрова, – Валерий Сергеевичның өлкән буынны онытмавы шатландыра, аның бүләге – скандинавия таяклары хәрәкәтсез тормый. Без төркем булдырдык, һәр көнне бишәр чакрым юл узабыз.

Чара барышында ГТО нормаларын тапшырган шәһәрлеләргә алтын билгеләр тапшырылды.


Нет комментариев