Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Конкур буенча ярышлар

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Фаворит» ат спорты мәктәбендә конкур буенча ярышлар һәм «Ат чәчтарашы» буенча бәйге узды.

Ярышларда ат спорты мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. 90 см. гача маршрутта «Орфей» кушаматлы атта беренче урынны Милана Гыйлемханова яулады (53секунд), аның артыннан «Орфей» атында Чыңгыз Йосыпов калышмады (56 секунд), өчлекне Лия Тарасова «Красотка» атында япты (66 секунд).

«Ат чәчтарашы» бәйгесе иң гаҗәпләндергәне булды, анда кече төркемдәгеләр катнашты. Конкурсантлар үзләренең атларының ялларын һәм койрыкларын үрделәр. Кристина Хафизованыкы иң яхшылардан булды, икенче урынны Лиза Красильникова яулады, өченче — Арина Дюжакина.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм татлы призлар тапшырылды.

Фото яшьләр һәм спорт идарәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев