Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Меделеевскиның яшь йөзүчеләре 2022 елны ярыш белән тәмамладылар

Барлык катнашучылар да бүләкләр алдылар.

«Нептун» сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнүче балалар 2022 елны Кыш Бабай бүләге өчен ярыш белән тәмамладылар. 99 бала 32 йөзүдә 25, 50 һәм 100 метр ара үтүдә көчләрен сынадылар. 


Ярышка катнашучыларны һәм аларның җанатарларын директор Егор Демидов сәламләде. Ул барысын да якынлашучы Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләде һәм уңышлар теләде. 


Бу көнне 40 яшь спортчы беренче тапкыр ярышка катнашты. 25 метр араны мөстәкыйль рәвештә үткәч аларның һәммәсенә сертификат һәм «Мин йөзә беләм» дигән билге тапшырылды.


Призлы урыннар алучыларга грамота һәм медальләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да татлы бүләкләр алдылар. Эрик Яшин (тренеры Лариса Назарова), Константин Рожин, Мария Рожина, Азат Камашев, Егор Первин, Азалия Азина һәм Эмиль Соловьев (тр. Екатерина Воробьева) алтын медальләргә лаек булдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев