Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевлылар шәһәрдәге шугалаклар эшеннән канәгать

Кышкы чорда Менделеевскида ике урам шугалагы һәм Боз сараенда берсе гамәлдә булды.

Шугалакларда декабрьдән февральгә кадәр кеше өзелмәде. Беренче мәктәптә 60 пар яңа тимераяк сатып алынды. Һәр көнне йөзгә якын кеше тимераякта шуды. Бозда шуу ялсыз кичке 8 сәгатькә кадәр мөмкин булды. Боз мәйданычыгында «күңелле стартлар» оештырдылар, укучылар массакүләм шуа алдылар. Шугалакта шулай ук физкультура дәресләре узды. 

«Айсберг» боз сарае директоры Егор Демидов хәбәр итүенчә, җәен «Ушков утраулары» паркы территорясендә самокатлар, роликлар, скейтбордлар белән җәйге прокат оештырылачак. Шуның өчен Менделеевск яшьләренә җәйге каникулларны актив үткәрү мөмкинлеге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев