Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Спорт

Менделеевск футболчылары Дөнья Кубогын алып кайттылар

Безнең шәһәрнең «Химик» командасы мини-футбол турнирында иң яхшы дип танылды.

Ярышлар Яр Чаллыда 2019-2020 елгы уенчылар арасында узды. Анда автокаладан, Түбән Камадан, Алабугадан һәм Менделеевскидан тугыз команда катнашты.

Безнең яшь футболчылар Рамил Шәфыйков җитәкчелегендә команда рухы, җиңүгә омтылыш күрсәттеләр һәм нәтиҗәдә көмеш лиганың Дөнья Кубогы ияләре булдылар. Команданың иң яхшы уенчысы исеменә Глеб Ознобихин лаек булды.

Егетләрне котларга билгеле «Краснодар» ФК Академиясе тәмамлаучысы, хәзерге вакытта «КАМАЗ» ФК өчен чыгыш ясаучы ярымсакчы Роман Защепкин килде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев