Менделеевск инструкторлары региональ спартакиадада призлы урыннар яулдылар
Спорт

Менделеевск инструкторлары региональ спартакиадада призлы урыннар яулдылар

Йөзү буенча ярышлар узды

Алабуга шәһәрендә мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең физкультура инструкторлары арасында йөзү буенча «Тизрәк, биегрәк, көчлерәк!» дип аталган IV-нче региональ Спартакиада узды.

Менделеевск районы данын Сильвия Тимиряева яклады. 11-нче санлы «Балачак дөньясы» балалар бакчасының Физкультура буенча инструкторы 3-нче урын яулады. 2-нче санлы «Әкият» балалар бакчасы инструкторы Ирина Юсупова 2-нче урын яулады.


Нет комментариев