Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевск районы Тихоново авылы җирлегендә мини-футбол буенча турнир узды

Ярышлар спортчылар Роман һәм Сергей Филатовлар, Гөлназ Миназетдинова истәлегенә багышланды.

Турнирны авыл җирлеге башлыгы Алексей Карманов, «Сатори» яшьләр клубы директоры Лилия Богатова, Филатовларның әнисе Оксана ханым ачтылар. Оештыручылар катнашучыларга спорт белән шөгыльләнергә, нык һәм сәламәт булып үсәргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, туган җирне яратырга, дигән үгет-нәсыйхәтләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Баш судья Юрий Балобанов га старт бирә. «Тихоново канатлары» һәм «Сатори» командалары (капитаннар Ярослав Толстов һәм Максим Клюшенков) беренче минуттан ук җиңүгәомтылалар. Тамашачының көчле алкышлары астында «Сатори» командасы 1 урын яулый. Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, катнашучылар медальләр белән бүләкләнә. Командаларның иң яхшы уенчылары Иван Толстов һәм Максим Клюшенковка истәлекле бүләкләр тапшырыла.
Тәнәфесләрдә Виктор Смольков теләгәннәр өчен кызыклы уеннар оештыра. Хуҗалар һәм спортчылар арасында җылы, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Оксана Юрьевна тәм-томнар белән сыйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев