Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевск районында федераль проект кысаларында берничә чара узды

Федераль проект ярдәмендә физкультура һәм спорт белән массакүләм шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр барлыкка килде.

Менделеевск районында 2023 елда «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында берничә чара узды:

2023 елның 11 февралендә «Россия чаңгы юлы — 2023» XLI Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы кысаларында «Татарстан чаңгы юлы — 2023» республика массакүләм ярышлары узды.
Чара Менделеевск шәһәренең барлык халкын берләштерде. Ярышларда 1209 катнашучы катнашты — алар хакимият хезмәткәрләре, предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, спортчылар, мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм чаңгы йөрү сөючеләр.

2023 елның 15 октябрендә Менделеевск шәһәренең чаңгы базасы территориясендә «Аммоний Менделеевский кросс» җиңел атлетика ярышлары кысаларында «Татарстан кроссы — 2023» узды.
Ярышларда 700дән артык катнашучы катнашты. Йөгерү дистанцияләре 3 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем катнаша алырлык итеп бүленгән.
Беренче булып 300 метрга старт алдылар: 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар. Аннары 600 метр: 10 яшькә кадәрге балалар; 11 яшьтән өлкәнрәк балалар 1 яки 3 километр араны сайлап йөгерә алдылар.
Өлкән йөгерүчеләр өчен 10 һәм 20 километрлы трасса әзерләнде.

Йөгерешләрдә җиңүчеләр һәм призерлар ир-атлар һәм хатын-кызлар, егетләр һәм кызлар арасында, барлык дистанцияләрдә һәм барлык яшь төркемнәрендә дистанциядә күрсәтелгән иң аз вакыт буенча аерым билгеләнде.

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты ярдәмендә физкультура һәм спорт белән массакүләм шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр барлыкка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев