Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевск спортчылары тхэквондо (ВТФ) буенча «Урал көзе» Бөтенроссия ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

Менделеевск шәһәрен тренер Алина Сәлимуллина җитәкчелегендәге «Батыр» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте.


20-23 ноябрьдә Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә тхэквондо (ВТФ) буенча Бөтенроссия ярышлары үткәрелде. Менделеевск шәһәрен тренер Алина Сәлимуллина җитәкчелегендәге «Батыр» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте. Турнир нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар биш бүләк алдылар.
15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында 45 һәм 55 килограммга кадәрге авырлык категорияләрендә Карина Кудряшова һәм Азат Камашев беренче урынны яуладылар.
2009-2011 елгы егетләр һәм кызлар арасында 2 урынга 49 һәм 51 килограммнан артык авырлык категориясендә Кирилл Прокопьев һәм Ника Фазлыева ия булдылар.
3 урын София Гайфетдиновада ( 29 кг. га кадәрге авырлык категориясендә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев