Спорт

Менделеевск спортчысы Артур Ратников Казанда чемпионатта җиңде

Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

Менделеевск спортчысы Артур Ратников терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында 1500 метрга йөгерүдә җиңүче булды.

Артур өчен ДЦП диагнозы – хөкем түгел, бәлки көч, үҗәтлек һәм үзенә ышаныч белән кабул иткән чакыру. Аның җиңүе – тырышлык һәм хезмәт иң югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итүенең ачык мисалы.


Нет комментариев