Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевскида картинг өчен һөнәри мәйданчык булырга мөмкин

«КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе, җиде мәртәбә Дакар җиңүчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин Менделеевск яшьләре белән очрашты.

Очрашу «Яшьлек» яшьләр үзәгендә узды. Депутат үзенең гаиләсе, һөнәргә ничек килүе һәм яраткан эше турында сөйләде.

Данлыклы Россия автокуучысы, «КАМАЗ-мастер» командасы бөтен илгә билгеле. 2011 елда «Дакар» ралли-марафонының җиде мәртәбә җиңүчесе титулын яулый. Чагин «КАМАЗ-мастер»ның «алтын өчлек» командасы составында биш мәртәбә пьедесталның югары баскычына күтәрелә. Аның исәбендә автоузышларда 63 җиңү. Ул юлдан тыш ралли буенча дөнья Кубогы уйнатуның иң данлыклы этапларын буйсындыра, шулай ук катлаулыгы һәм авырлыгы буенча иң югары дәрәҗәдәге «Париж-Дакар» трансконтиненталь супермарафонын яулый.

Җыелганнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Андрей Гриненко «КАМАЗ-мастер» командасы фильмының кайчан экранга чыгуы һәм ничә серияле булуы белән кызыксынды. Шулай ук безнең шәһәрдә картинг өчен һөнәри трасса булдыру мөмкинлеге турында сорау бирелде.

Владимир Чагин җыелганнарга сораулары өчен рәхмәт белдерде һәм Менделеевскида картингчылар өчен һөнәри мәйданчык булдыру мөмкинлеге булуын әйтте.

– Автоспорт сөючеләрне Яр Чаллыдагы картинг мәйданын карарга һәм «КАМАЗ-мастер» командасының тарихы белән танышырга чакырам. Ярыш командасы турындагы сериал экраннарга 2020 елның ахырында чыгачак. Аның продюсеры Федор Бондарчук. Фильмны НТВ телеканалында күрсәтү планлаштырыла, – дип хәбәр итә Чагин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев