Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевскида мәктәп укучылары комадалары арасында район башлыгы призына спартакиада башланды

Җиңүче мәктәп йөз мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булачак.

Мәйданчыкны ачу тантанасында гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында район башлыгы призына спартакиадага старт бирелде. Монда спорт командалары үз көчләрен сынаячаклар һәм төп приз өчен дүрт юнәлештә көрәшәчәкләр: кече футбол, волейбол, баскетбол, җиңел атлетика. Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, һәр төрендә спорт иң күп балл җыйган команда бүләккә форма алачак, ә җиңүче мәктәп йөз мең сум күләмендә акчалата бүләккә ия булачак.
Чара, спартакиада кысасында беренче уен үткәрелгән, футбол кырында дәвам итте. Тупка беренче тибү хокукы Радмир Беляевка бирелде. Аның тибүеннән 3 нче лицей һәм сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен мәктәп командалары арасында турнир башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев