Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Спорт

Менделеевскида «Россия чаңгы юлы»: спорт һәм җиңүләр бәйрәме

Шәһәребездә «Россия чаңгы юлы — 2026» Бөтенроссия узышы зур колач белән үткәрелде.

Шәһәребездә «Россия чаңгы юлы - 2026» Бөтенроссия узышы зур колач белән үткәрелде.

Чара кышкы спортның чын бәйрәменә әверелде һәм 800дән артык чаңгы сөюче һәвәскәрне һәм профессионалны берләштерде.

Чаңгы базасы – спорт бәйрәме үзәгендә

Биредә 44нче Бөтенроссия «Россия чаңгы юлы» узышы һәм «Россия спорты» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында массакүләм стартлар булды. Февраль суыгына карамастан, көн кояшлы һәм җилсез иде, бу исә катнашучыларның кәефен тагын да күтәрде.
Стартка йөзләгән менделеевсклы чыкты: чаңгыга беренче тапкыр баскан иң яшь спортчылардан алып, тәҗрибәле спорт ветераннарына кадәр. Традиция буенча, бәйрәмгә шәһәр һәм район предприятие-оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, балалар бакчалары педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре, шулай ук студентлар һәм мәктәп укучылары җыелды.

«Калининградтан Камчаткага кадәр»

Район башлыгы Роберт Искәндәров җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул якташларын спорт бәйрәме белән котлады:
- Бу акция Калининградтан Камчаткага кадәр уза, һәм безнең район да анда традицион рәвештә катнаша. Чаңгы спорты белән актив шөгыльләнгәнегез өчен рәхмәт, менделеевлылар! Чаңгы базасына һәм чараны әзерләүдә катнашкан җитәкчелеккә рәхмәтемне белдерәм.
Көч, чыдамлык һәм гаилә бәйрәме

Ярышлар башланганчы, кечкенә кунаклар өчен уен мәйданчыклары эшләде. Беренче булып дистанциягә «Иң көчлеләр узышы»нда районның иң яхшы спортчылары чыкты. Катнашучылар тамашачыларны югары техника һәм искиткеч чыдамлыклары белән куандырды. Бу номинациядә җиңүчеләрне район башлыгы Роберт Искәндәров шәхсән үзе бүләкләде.

Массакүләм старт бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле булды. Йөзләгән кышкы спорт сөюче, бер-берсенә ярдәм итә-итә һәм кышкы һавадан ләззәт алып, дистанцияне үтте. Массакүләм узышның иң актив катнашучыларын район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева бүләкләде.

Җиңүчеләр билгеле булды

Узышлар нәтиҗәләре буенча иң көчле спортчылар ачыкланды, төрле номинацияләрдә призлар һәм ГТО аерым билгеләре тапшырылды.

Ир-атлар:
1 урын – Рүзәл Ишморатов
2 урын – Самат Ибәтуллин
3 урын – Михаил Переин

Хатын-кызлар:
1 урын – Татьяна Устюжанина
2 урын – Евгения Кожеева
3 урын – Светлана Недорезова

Малайлар:
1 урын – Самир Тунгушбаев
2 урын – Булат Муртазин
3 урын – Илья Долгов

Кызлар:
1 урын – Янина Алексеева
2 урын – Ләйлә Нуриева

Махсус номинацияләр:
Иң яшь катнашучы – Эдуард Степанов (3 яшь)
Иң өлкән катнашучы – Дамира Шәрәфиева (74 яшь)
Иң спорт сөюче гаилә – Ситдыйковлар.

Спорт, җырлар һәм призлар

Ярыш регламентын традицион рәвештә баш судья, «Батыр» спорт мәктәбе директоры Оксана Габделбариева игълан итте. «Россия чаңгы юлы» спортның буыннарны берләштерүен һәм гаилә белән актив ял итү өчен менә дигән сәбәп булуын тагын бер кат исбатлады.

Менделеевскидагы быелгы узышның үзенчәлеге - барлык катнашучылар арасында призлар уйнату булды. Фиништан соң кунакларны кайнар чәй көтә иде. Бәйрәмнең спорт өлешен «Былина» рус җыры халык ансамбле, Николай Макаров һәм Надежда Бакаева катнашындагы концерт программасы бизәде. Бәйрәмне Гөлназ Стрелкова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев