Менделеевскида велоузышларга старт бирелде
Спорт

Менделеевскида велоузышларга старт бирелде

 Велосипедчылар шәһәр урамнарын уздылар.

Менделеевскида агымдагы елда беренче мәртәбә  велоузыш оештырылды. Йөзләгән шәһәрле – кечесеннән алып олысына кадәр Менделеев мәйданына җыелдылар. Спорт сөючеләрне район җитәкчесе Радмир Беляев сәламләде һәм узышларга старт бирде. Велосипедчылар Бурмистров, Фомин һәм Профсоюзная урамнарыннан уздылар. Велоузышта катнашучыларны ДАИ һәм ашыгыч ярдәм машиналары озатып бардылар. 


Нет комментариев