Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Менделеевскийда батыр кешеләр хөрмәтенә йөзү оештырылды

«Нептун» сәламәтләндерү комплексында маахсус операцияне хуплап йөзү буенча ярышлар узды.

Чараны традиция буенча Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары ачты. Катнашучыларны директор Егор Демидов сәламләде. Ул спортның организм сәламәтлеге өчен генә түгел, ә тулаем алганда үсеп килүче буынның шәхес сыйфатларын формалаштыру өчен файдасын билгеләп үтте, бассейн хезмәткәрләренең окоп шәмнәре ясап гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашулары турында сөйләде. Шулай ук учреждение ай саен хуҗалык ихтыяҗлары өчен бушаган канистралар җибәреп бара.

«Хәзерге вакытта хәрби операция зонасында булганнар — көчле һәм батыр кешеләр. Безнең бурыч — аларга ярдәм итү һәм лаеклы буын тәрбияләү. Спорт чын Ватанны саклаучы сыйфатларын: дисциплиналылык, батырлык һәм ихтыяр көчен яхшы формалаштыра. Сезнең һәрберегез илебезнең лаеклы гражданы булып үсәр дип ышанам», — диде ул.

Аннары Егор Ильич әтиләре Ватанн сагында торган спортчыларга меценат сатып алган йөзү башлыкларын тапшырды. Яшь йөзүчеләр аларны шундук эшкә җиктеләр һәм яшьтәшләре арасында үзләрен лаеклы күрсәттеләр.
Бу көнне йөздән артык катнашучы егермедән артык йөзүдә старт алды. Дистанцияләрне спортка яңа аяк басучылар да, спортның бу төре белән беренче ел гына шөгыльләнмәгән яшь спортчылар да үттеләр. Трибунадагыларның көчле алкышлары катнашучыларга спорт дәрте һәм көч өстәде.
Ахырда һәркем көчле энергия заряды алды, җиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев