Мини-футбол буенча Беренчелек узды
Спорт

Мини-футбол буенча Беренчелек узды

5-7 апрель көннәрендә «Батыр» спорт мәктәбендә гомумбелем мәктәпләре укучылары-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Беренчелек узды.

Киеренке уеннар нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны 1 мәктәп командасы яулады, икенчедә — 3 нче мәктәп, өченче — гимназия.

«Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Данил Тарасовка (гимназия) тиңнәр булмады, «Иң яхшы яклаучы» — Максим Сазонов (3 нче мәктәп), «Иң яхшы капкачы» — Дмитрий Крылов (1 нче ), «Иң яхшы бомбардир» — Әмир Ахунҗанов (гимназия).


Нет комментариев