Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Әни һәм мин спорт белән дус»

«Химик» спорт-сәламәтләндерү комплексында шундый исемдә спорт чарасы узды.

Ярышларда беренче сыйныф укучылары һәм аларның әниләре катнашты. Спорт бәйрәме эстафета форматында оештырылды. «Мәктәпкә кем тизрәк барып җитә?», «Зур узышлар», «Кер юуу», «Тасманы бәйлә» (Әниләр генә катнаша), «Әни белән мин тату пар» һәм башка этапларны катнашучылар төгзл үтәделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр һәм табышмакларга җаваплар бирделәр.

Әлеге чара балаларда һәм ата-аналарда уңай тәэсирләр булдыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физкультурага мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Барлык катнашучыларга грамоталар һәм татлы призлар тапшырылды. Командаларга өстәл уеннары бирелде.

Яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев