Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.
Район җитәкчесе Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк. Моның турында ул Вконтакте социаль челтәрендә туры эфир вакытында хәбәр итте.
- Шәһәребездә ишегалыды футболы белән шөгыльләнүче яшьләр күп. Ул профессиональ спортка әйләнсен иде. Күптән түгел Рөстәм Гаффаров исемендәге ишегалды футболы чемпионатының нәтиҗәләрен ясадык. Һәм мин шәһәрнең футбол федерациясен җитәкләргә карар кылдым, - диде Р. Беляев.
Якын арада шәһәрдә профессиональ дәрәҗәдәге футбол федерациясе булдырылачак. Монда балаларның остазлары Яр Чаллының "Камаз" кебек атаклы командалар уенчылары булыр дип көтелә.
Нет комментариев