Татарстан Республикасы Беренчелегендә — көмеш медаль
Казанда катнаш сугышчан бергә-бергә сугышу буенча ТР Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Ярышларда республиканың төрле почмакларыннан 220дән артык спортчы катнашты. Чарада махсус хәрби операция ветераннары, мәртәбәле кунаклар, әйдәп баручы тренерлар һәм профессиональ сугыш клублары вәкилләре булды. Югары оештыру дәрәҗәсе, дулкынландыргыч атмосфера һәм күркәм алышлар ММА буенча төбәкнең төп стартларына ямь өстәде.
«Сатори» яшьләр клубы тәрбияләнүчесе Давид Назаров 12-13 яшьлек үсмерләр арасында 40 килограммга кадәрге авырлык категориясендә икенче урынны яулады. Тренерлары: Лилия Богатова, Руслан Хөснетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев