Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Ушков утраулары»нда май аеннан велосипедлар, самокатлар, роликлар, скейт-бордлар прокаты булдырыла

Прокат район җитәкчесе Радмир Беляев күрсәтмәсе нигезендә оештырылачак

Паркта кышкы чорда район җитәкчесе Радмир Беляев йөкләмәсе буенча шугалак эше җанландырылды. «Айсберг» боз сарае директоры Егор Демидов билгеләвенчә, шәһәр һәм район халкына анда бару өчен яхшы шартлар булдырылган. 
– Тимераяклар прокаты, кайнар чәй, кофе, киенү-чишенү өчен җылы бина, биобәдрәф, музыка, яктырту тәкъдим ителде. Көн саен иртә белән шугалак һәм аның янындагы территорияләр чистартылды. Шунысы куанычлы, кар күпләп яуганда менделеевлылар, нигездә, балалар көрәкләр һәм кыргычлар алып боз мәйданчыгын тәртипкә китерделәр, моның өчен аларга рәхмәт. Димәк, вакытны гаилә, дуслар белән үткәрү, яхшы тәэсирләр алу һәм сәламәтлекне ныгыту өчен шугалак кирәк, чөнки ул мавыктыргыч. Боларның барысы турында да анда баручыларның саны сөйли – биш мең, – дип фикерләре белән уртаклашты Е. Демидов. 
Район җитәкчесе Радмир Беляев яңа күрсәтмәләр бирде – шушы урында, көннәр җылыткач, май аеннан башлап спорт кирәк-яракларын прокатка бирүне оештырырга. Шулай ук прокат пункты территориясендә буфет булдырылачак (соклар, сулар, туңдырма, татлы ризык). Сәламәт яшәү рәвешен хуплаучыларны көтеп калабыз! 
фото-превью: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев