Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Йөзү буенча ачык район беренчелеге узды

«Нептун» сәламәтәндерү комплексында суда йөзү буенча ачык район беренчелеге узды. Анда Менделеевск һәм Нократ Аланы мәктәпләреннән 83 укучы катнашты.

Җыелганнарга котлау сүзләре белән район башлыгы исеменнән «Нептун» СК директоры Егор Демидов мөрәҗәгать итте, катнашучыларга лаеклы җиңүләр теләде.

Ярышлар ике этапта оештырылды: шәхси һәм команда эстафетасы. Спорт сөючеләрнең барысы да үзләренең осталыкларын күрсәтеп җиңүгә омтылдылар һәм биремнәрне тырышып үтәделәр. Командалар арасында көрәш өченче ел дәвам итә, ике ел рәттән Менделеевск беренчелекне бирмәде, ләкин агымдагы елда Нократ Аланы көчле команда туплаган. Киеренке көрәштә шәхси беренчелектә җиңүчеләр ачыкланды. Ә командалар эстафетасында Нократ Аланы спортчылары беренчеләрдән булды һәм җиңү яулады. Шәхси беренчелектә төрле дистанцияләрдә беренче урынны яуладылар: Самира Ибрагимова, Рената Хасанова, Егор Первин (Менделеевск), Роман Бланько, Илья Касаткин, Аделина Фәләхиева, Мария Федотова, Рузаль Мигразов (Нократ Аланы). Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, грамоталар һәм кубоклар тапшырылды. Реванш май аенда булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев