Менделеевск яңалыклары тег белән яңалыклар
-
Мин татарча сөйләшәм
2 нче "Әкият" балалар бакчасында шундый исемдә татар теле туган теле булмаган мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Аның максаты: ТРында ике (татар һәм рус телләре) дәүләт телен дә яхшы белгән педагогларны ачыклау, татар телен өйрәнүне камилләштерү, тәрбиячеләрнең иҗади сәләтен ачу, аларның дәрәҗәсен күтәрү, үзара тәҗрибә...
-
Җыр моңнары
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда "Җыр моңнары" исемле татар җырлары беренче район фестиваль-бәйгесе узды. Аның максаты: татар җыр жанрын үстерү һәм иң яхшы татар җырлары башкаручыларын ачыклау. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йорты оештырган бәйгедә районда яшәүче талантлы үзешчән башкаручылар, коллективлар катнашты. Җыелганнарны С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Ләйсән...
-
Сигез килограммлы карбыз!
"Табигатьнең могҗизалы бүләге" уңыш бәйгесен Бәзәкәдән стажлы бакчачы 61 яшьлек Раиф Матыйгуллин дәвам итә. Газета укучылар хозурына ул сигез килограммлы карбыз алып килде. - Бу сезонда алар, ни гаҗәптер, күп уңды. Карбызлар тәмле, сусыл, баллы, - ди Раиф Хәкимуллович. - Шулай ук кавын, помидор, виноград, слива уңышы да мулдан булды....
-
Вакытыннан алда "Менделеевск яңалыклары" газетасына язылу дәвам итә
2017 елның беренче яртысына "Менделеевские новости"-"Менделеевск яңалыклары" район газеталарына вакытыннан алда язылырга мөмкин. "Менделеевск яңалыклары" газетасын алырга дип Гел йөгермә кибеткә. Язылып куй бу гәзиткә Дустыңны да үгетлә.
-
1 октябрь-Халыкара музыка көне
Музыканың чикләре һәм милләте юк, ә үзләрен моң хезмәтенә багышлаган кешеләр бары тик хөрмәт белән генә телгә алынырга лаеклар. Балалар сәнгать мәктәбе 49 ел гамәлдә. 2017 ел мәктәп өчен - юбилей елы. Бүгенге көндә БСМ музыка бүлеге педагогик һәм шәкертләр составы белән иң күп санлыдан исәпләнә. Биредә 135 бала белем...
-
Вокзал автобус һәм поездларны каршы алачак
Автовокзал туры билгеләнеше буенча эшләүдән туктагач, әлеге мәсьәлә халык җыеннарында даими күтәрелде. Сүз хәтта автотранспорт предприятиесе янәшәсендә яңа бина төзү турында да барды. Район җитәкчелеге, элеккеге автовокзалның уңайлы урнашуын исәпкә алып, яңасын торгызуга средстволар тапты. - Бу пассажир транспортын көтү урыны гына булып калмаячак, - дип аңлатма бирә "Төзүче" ҖЧҖ...
-
Юлларда иминлек булдыру
"Тормыш өчен юлларда иминлек булдыру" VI Халыкара конгресска багышланган "Куркынычсызлык атнасы" кысаларында 10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында "Үзең иминлек каешын эләктерсәң пассажирыңныкын да эләктер" акциясе узды. Бакчада тәрбияләнүчеләр әлеге чарага җаваплы карадылар, шоферларга куркынычсызлык каешы турында онытмаска кирәклеген искләренә төшерделәр, машинада барганда сабыйларны махсус утыргычларга утыртып алып барырга өндәделәр. Транспорт...
-
Музыка бар җиһанда
Традиция буенча, Балалар сәнгать мәктәбендә беренче сыйныф укучыларын яшь музыкантлар сафына кабул итү тантанасы булды. Бу көнне биредә Халыкара музыка көне дә билгеләп үтелде, педагоглар коллективына җылы сүзләр әйтелде. Чарада ата-аналар, әби-бабайлар, укытучылар һәм башкалар катнашты. БСМ директоры Алия Абрамова 22 шәкертне бәйрәм белән котлап, аларны сәнгать дөньясында белем үрләрен...
-
Районның Халыклар дуслыгы йорты конференциясе
С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның тантаналар залында район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында Менделеевск районының Халыклар дуслыгы йорты конференциясе булды. Татар, рус, удмурт, мари һәм керәшен халыклары вәкилләре кунакларны милли ризыклар белән каршы алдылар. - Бүген залдагылар "Халыклар дуслыгы йорты" исемле круиз лайнерында. Агымдагы елда аңа ике ел тулды. Без сәяхәт барышында...
-
Яңа клубта беренче концерт
Бәзәкә җирлегендә капиталь ремонттан соң яңа клуб ачылды. Эшләр Яңа елдан соң башланган иде, һәм, район җитәкчелеге йогынтысы белән, өзлексез барды. - Бәзәкә талантлары белән данлыклы, - диде котлау сүзендә район башлыгы Валерий Чершинцев. - Биредә концертлар, спектакльләр даими узар дип ышанам. Җирлек башлыгы Розалия Насыйфуллина һәм ««Кама» колхозы» ҖЧҖ...
-
Көзге сынамышлар
Кояш батканда аяз булып, төньяктан салкынча җил булса, кырау төшәр. Көз озын килсә, яз да соң килер. Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт. Көзнең ахырында түгәрәк-түгәрәк вак кына боз яуса, кыш суык булыр. Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә. Суганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр, ә...
-
Халыкта: көнгә ике алма ашасаң, табиб кирәкми, диләр.
Алманың нинди сортлары аеруча файдалы соң? Антоновка һәм Симиренко ранеты аеруча шифалы алмалардан. Алар айлар дәвамында яңа өзгәндәге үзлекләрен саклыйлар. Тәмсез һәм өлгермәгән алманың файдасы юк. Алмага карата язылмаган закон гамәлдә: җимешне вакытында һәм үз җиреңдә пешкәнен аша. Алма төшендә йод күп. Әгәр көн дәвамында 5-6 алма төше чәйнәсәң, организмның...
-
Көзге ярминкәләргә старт бирелде
Шәхси эшмәкәрләр һәм фермерлык хуҗалыклары, райпо Менделеевск халкына киң ассортиментта сыер, дуңгыз, сарык ите, бал, яшелчә, сөт продукциясе һәм бөртеклеләр алып килделәр. Сәүдә рәтләре янында чират та хасил булды. Менделеевлылар товарларның сыйфатын һәм кулай бәяләрне билгеләделәр. Әһлиевларның ашлык төягән машинасы янында без күптәнге танышыбыз хезмәт ветераны Роза Ногуманованы очраттык. -...
-
Өлкәннәргә игътибар һәм хөрмәт күрсәтелде
Өлкәннәр айлыгы кысаларында районның Пенсия фонды Идарәсенә әлеге учреждениедән лаеклы ялга китүче пенсионерлар чакырылды. Пенсия фонды начальнигы Раушан Иштанова хезмәттәшләрен җылы каршы алды, Идарәдәге эшчәнлек, андагы үзгәрешләр, закончалык яңалыклары белән таныштырды, шулай ук аларның сәламәтлеге, кәефләре белән кызыксынды. Чара бүләкләр җыелмасы өләшү һәм бәйрәм өстәле янында дәвам итте. Өлкәннәр җылы...
-
"Абдулла Алиш-оста әкиятче"
"Абдулла Алиш - оста әкиятче" Татар китапханәсе 7нче "Алтын балык" бакчасының мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеменә йөрүче балаларын кабул итте. "Абдулла Алиш - оста әкиятче" дигән әкият кичәсе танылган балалар язучысының туган көне уңаеннан үткәрелде. Балалар Абдулла Алишның тормышы белән таныштылар. Әкиятләрен рәсемнәр аша таныдылар. "Койрыклар", "Чукмар белән Тукмар" әкиятләрен...