Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сигез килограммлы карбыз!

"Табигатьнең могҗизалы бүләге" уңыш бәйгесен Бәзәкәдән стажлы бакчачы 61 яшьлек Раиф Матыйгуллин дәвам итә. Газета укучылар хозурына ул сигез килограммлы карбыз алып килде. - Бу сезонда алар, ни гаҗәптер, күп уңды. Карбызлар тәмле, сусыл, баллы, - ди Раиф Хәкимуллович. - Шулай ук кавын, помидор, виноград, слива уңышы да мулдан булды....

"Табигатьнең могҗизалы бүләге" уңыш бәйгесен Бәзәкәдән стажлы бакчачы 61 яшьлек Раиф Матыйгуллин дәвам итә.

Газета укучылар хозурына ул сигез килограммлы карбыз алып килде. - Бу сезонда алар, ни гаҗәптер, күп уңды. Карбызлар тәмле, сусыл, баллы, - ди Раиф Хәкимуллович. - Шулай ук кавын, помидор, виноград, слива уңышы да мулдан булды.

Бакча эшләрендә аңа шәһәр газы службасында эшләүче тормыш иптәше Рәзилә булыша. Рәиф ага үзе соңгы 18 елда анда хезмәт куйган. Ул Бондюгта туып-үскән, ләкин сигез ел элек шәһәр пропискасын авылныкына алыштырган. Ике кыз үстергәннәр, хәзер Раиф Хәкимуллович - ике оныкның бәхетле бабасы. Бакчачылыктан тыш ул балык тотуга да һәвәс.

Дача сезоны ахырына якынлаша, димәк, безнең бәйгегә тиздән нокта куелачак. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмагыз. Могҗизалы яшелчә, җиләк-җимешләрегез, аларны үстерү серләре белән укучыларыбызны да шаккатырыгыз. Языгыз, шалтыратыгыз. Элемтә өчен телефон: 2-15-77.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары бәйге