Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Вокзал автобус һәм поездларны каршы алачак

Автовокзал туры билгеләнеше буенча эшләүдән туктагач, әлеге мәсьәлә халык җыеннарында даими күтәрелде. Сүз хәтта автотранспорт предприятиесе янәшәсендә яңа бина төзү турында да барды. Район җитәкчелеге, элеккеге автовокзалның уңайлы урнашуын исәпкә алып, яңасын торгызуга средстволар тапты. - Бу пассажир транспортын көтү урыны гына булып калмаячак, - дип аңлатма бирә "Төзүче" ҖЧҖ...

Автовокзал туры билгеләнеше буенча эшләүдән туктагач, әлеге мәсьәлә халык җыеннарында даими күтәрелде.

Сүз хәтта автотранспорт предприятиесе янәшәсендә яңа бина төзү турында да барды. Район җитәкчелеге, элеккеге автовокзалның уңайлы урнашуын исәпкә алып, яңасын торгызуга средстволар тапты.

- Бу пассажир транспортын көтү урыны гына булып калмаячак, - дип аңлатма бирә "Төзүче" ҖЧҖ подряд оешмасы генераль директоры Юнес Готин, - ике катлы бинада сәүдә үзәге, кафе урнашачак.

Безнең иҗат төркеме эшләр тулы куәткә барган объект төзелеше урынында булды. Ике катлы япма ябылачак түбәдә монтажлаучылар Валерий Кузнецов һәм Ринат Галиев тырыша.

- Объектка июнь ахырында килдек, - диләр алар. - Хәзер төзелештә заманча материаллар кулланыла, күп процесслар камилләштерелә, берьюлы берничә төр эш алып барырга мөмкинлекләр тудырыла. Мисал өчен, без түбә белән мәшгуль булганда, витражчылар килде, алар зур тәрәзәләр урнаштыра башлаячаклар.

Проект буенча, бинаның фасады тулаем паыяла булачак.

Әңгәмәгә бригадир Николай Разживин кушыла.

- Төзелеш материаллары белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, - дип билгели ул, - эшләр барышы генподрядчының да, район җитәкчелегенең дә даими контролендә. Түбә ябуны тәмамлагач, эчке бизәү эшләренә керешәчәкбез. Шулай итеп, Яңа елдан соң вокзал поезд һәм автобусларны каршылаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Җәмгыять