Көзге ярминкәләргә старт бирелде
Шәхси эшмәкәрләр һәм фермерлык хуҗалыклары, райпо Менделеевск халкына киң ассортиментта сыер, дуңгыз, сарык ите, бал, яшелчә, сөт продукциясе һәм бөртеклеләр алып килделәр. Сәүдә рәтләре янында чират та хасил булды. Менделеевлылар товарларның сыйфатын һәм кулай бәяләрне билгеләделәр. Әһлиевларның ашлык төягән машинасы янында без күптәнге танышыбыз хезмәт ветераны Роза Ногуманованы очраттык. -...
Шәхси эшмәкәрләр һәм фермерлык хуҗалыклары, райпо Менделеевск халкына киң ассортиментта сыер, дуңгыз, сарык ите, бал, яшелчә, сөт продукциясе һәм бөртеклеләр алып килделәр.
Сәүдә рәтләре янында чират та хасил булды. Менделеевлылар товарларның сыйфатын һәм кулай бәяләрне билгеләделәр.
Әһлиевларның ашлык төягән машинасы янында без күптәнге танышыбыз хезмәт ветераны Роза Ногуманованы очраттык.
- Бу юлы арпа, бодай һәм солы җитәрлек, - ди ул, - өемә кадәр китереп бирергә дә вәгъдә иттеләр.
Светлана Тимергалина ит алган, гаиләсенә бәлеш пешерәчәген әйтте.
- Без дә сыер ите юнәттек, - дип сөйли Роза Васильева. - Киленем күптән түгел бәби алып кайтты, аңа тулы кыйммәтле туклану кирәк, пилмән әзерләячәкмен.
- Без бүген ел ахырына кадәр даими узачак ярминкәләргә старт бирәбез, - диде авыл хуҗалыгы идарәсенең бүлек начальнигы Фәүзәт Мөфтиев.
Чираттагы ярминкә 24 сентябрьдә узачак, анда Алабуга ит комбинаты продуктлары тәэмин ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев